12 февраль көнне Саба 2 нче номерлы "Эллуки "балалар бакчасы хезмәткәрләре ГТО нормативлары комплексын тапшырдылар. Барлыгы 25 кеше катнашты. ГТО нормалары кабул ителде: озынлыкка сикерү, гимнастика эскәмиясендә алга авышу, идәнгә ятканда кулларны сыгу, аркада яткан гэудэне күтәрү. 2 нче номерлы "Эллуки" балалар бакчасы хезмәткәрләре яхшы физик әзерлек күрсәттеләр.
Шулай ук ГТО нормаларын тапшырырга теләүчеләргә Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә 8 (84262) 2-45-89 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.