Федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча конкурс үткәрелә

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Сезгә, 2020 елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  "Эчке һәм чит ил туризмын үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый һәм эшкуарлык инициативаларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында"гы 2009 елның 7 декабрендәге 619 номерлы карары  нигезендә туризм буенча федераль агентлык тарафыннан федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча конкурс үткәрелүе турында хәбәр итәбез.

Конкурс Россия Федерациясенең «Икътисадый үсеш һәм инновацион икътисад» дәүләт программасының «Туризм " подпрограммасы кысаларында туристлык хезмәтләре күләмен, төнлекләр санын, туристлык тармагы хезмәткәрләре санын арттыруга, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы туристлык мохите булдыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру максатларында үткәрелә.

Конкурста гаризалар тапшырган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләргә катнашырга рөхсәт ителә.

Конкурста катнашу кагыйдәләре, шулай ук башка кирәкле мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://www.garant.ru/products/ipo/prime/doc/73129382/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International