Тимершык, Мичән булекләренең отчет җыелышы

2020 елның 7 феврале, җомга

«06» февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында ООО Сабаның Мичән, Тимершык бүлекләренең 2019 елгы эшчәнлегенә йомгак ясап отчет җыелышы булып узды. Директор Шайхуллин Айзат Наилевич һәм баш белгечләр 2019 елда үз эшләренә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2020 елга планнар билгеләделәр. Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Раис Нургалиевич,Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хасаншин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International