Татарстан Республикасы спорт министрлыгында Татарстан Республикасы укучыларының XII Спартакиадасы йомгаклары, шулай ук "Сәламәтлек" XVI авыл спартакиадасы йомгаклары буенча бүләкләү булды

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

4 февральдә Татарстан Республикасы спорт министрлыгында Татарстан Республикасы укучыларының XII Спартакиадасы нәтиҗәләре буенча, шулай ук авыл районнары арасында XVI «Сәламәтлек» авыл спартакиадасы йомгаклары буенча бүләкләү булды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, шулай ук ведомство һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләре катнашты.
Саба муниципаль районы 2019 елда Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XVI авыл спартакиадасы җиңүчесе Кубогы, шулай ук Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында халык саны 34 000 кешегә кадәр булган XII спартакиадада I урын өчен кубок белән бүләкләнде (2 төркем).
Бу җиңүләргә зур өлеш керткәннәре өчен Саба муниципаль районының барлык спортчыларына, тренерларына һәм яшьләренә рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International