Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат–йортында “Трудотерапия” социаль тернәкләндерү технологиясе.

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

          Хезмәт терапиясе-социаль эштә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү өчен, аларның хезмәт эшчәнлеге күнекмәләрен булдыру , торгызу һәм саклап калу,чит кешеләр ярдәменә бәйлелек дәрәҗәсен киметү максатларында кулланыла торган терапевтик йогынты ысулларының берсе .

        Бүген хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л.И. җитәкчелегендә “Трудотерапия” социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Тема :  "ТАССР ның 100 еллыгына карата, кәгазьдән эшләнмәләр ясау”. Максатлары : кәгазь белән эшләп  вак кул моторикасын үстерү, кәефне яхшырту , хәтер һәм кузаллауны үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International