Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының тынлы оркестр солистлары Түбән Кама шәһәрендә үткән "Киләчәк йолдызлар" конкурсының сайлап алу турында катнаштылар.

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

4 февраль көнне  Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының тынлы оркестр солистлары  Сафиуллин Руслан, Усманов Данис һәм Степанов Виталий укытучылары-Фәтхуллин Айдар Альберт улы җитәкчелегендә Түбән Кама шәһәрендә үткән "Киләчәк йолдызлар" конкурсының сайлап алу турында катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре 7 февральдән соң билгеле булачак. Сайлап алу тыңлауларын узган иң яхшы солистлар танылган җитәкче һәм дирижер, ТР халык артисты Рөстәм Юныс улы Абязов җитәкчелегендәге "La Primavera"камера оркестры белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International