Тимершык авыл җирлегендә халык җыены

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

3 февраль көнне Тимершык авыл җирлегендә гражданнары җыен булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов,  Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Тимершык  авыл җирлеге башлыгы  А.Х.Хазиев халык каршында 2019 нчы елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2020 нчы елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Участок инспекторы М.М.Гатин 2019 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды. Шулай ук җыенда ТР Саба, Теләче муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше алып баручы дәүләт җитәкчесе, эчке эшләр подполковнигы Галимуллин Айнур Рифкать улының “Саба муниципаль районындагы янгын очраклары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре”турында чыгышы, Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча пенсия фонды җитәкчесе урынбасары А.Ш. Сөнгатов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырлыгының Саба районындагы бүлек җитәкчесе М.М. Хузинның чыгышлары тыңланды. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов авыл җирлегендә яшәүче халкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International