Килдебәк авыл җирлегендә җыен

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

29 нчы гыйнвар көнне Килдебәк авыл җирлеге гражданнары җыен булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов,  Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Килдебәк  авыл җирлеге башлыгы  Н. Н. Заһидуллин халык каршында 2019 нчы елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2020 нчы елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Участок инспекторы А.А. Сахабиев 2019 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды. Шулай ук җыенда Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча  янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше буенча өлкән тикшерүче И.Т. Хузин “Саба муниципаль районындагы янгын очраклары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре”, Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча пенсия фонды җитәкчесе урынбасары А.Ш. Сөнгатов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырлыгының Саба районындагы бүлек җитәкчесе М.М. Хузинның чыгышлары тыңланды. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов авыл җирлегендә яшәүче халкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International