30 гыйнвар көнне Югары Симет мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов һәм районның тармак җитәкчеләре катнашында гражданнар җыены булып узды. Җыен Югары Симет мәдәният йорты үзешчәннәре катнашындагы концерт программасы белән башланып китте һәм түбәндәге көн тәртибендә дәвам итте:
- Җирлектәге 2019 елда тәртип бозу һәм җинятьләр турында полициянең участок вакәләтлесе М.М.Гатин чыгышы.
-“Саба районында янгыннарның торышы, гражданнарның торак секторында янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше” турында Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча янгын куркынычсызлыгы күзәтү бүлеге башлыгы А.Р.Галимуллин чыгышы .
- “Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру” турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы М.М.Хуҗин чыгышы
- Саба һәм Теләче районнары пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Якупова Фәридә Шәфкәтовна чыгышы.
- Югары Симет авыл җирлегенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында отчеты, 2020 елга планнар , үткән елгы җыенда бирелгән сорау тәкъдимнәрнең үтәлеше турында Югары Симет авыл җирлеге башлыгы И.Р.Әхмәдуллин чыгышы.
- Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗановның йогаклау сүзе.