Лесхоз интернат-йортында Ленинград блокадасы яшәүчесен котлау

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел тулу уңаеннан Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм чаралары үткәрелде.

1943 елның 12-30 гыйнварында, Ленинград һәм Волхово фронтлары көче,шулай ук Балтика флоты көчләренең бер өлеше, Ладожск хәрби флотилиясе һәм ерак хәрәкәт авиациясе ярдәмендә үткәрелгән «Искра» операциясе нәтиҗәсендә Ленинград азат ителә. 18 гыйнварда Ленинград блокадасы өзелә.

Шул куркыныч вакыт турында онытмаска безгә Камалыштагы кешеләрнең хатирәләре ярдәм итә. Шуларның берсе Исхаков Ринат Садыйк улы – хәзерге вакытта Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яши. 2020 елның 27 гыйнварында әлеге бәйрәм уңаеннан интернат-йортта район җитәкчелеге һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан Исхаковны тантаналы котлау чарасы оештырылды. Бүген Исхаков Р. С. бүләкләр һәм котлаулар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International