БАТЫРЛЫК СӘГАТЕ

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

7 гыйнвар көнне Россиядә Ленинград блокадасы өзелгән көн билгеләп үтелә. 24 гыйнвар көнне Явлаштау мәдәният йортында, китапханә белән берлектә , Татарстан АССР га 100 ел, Хәтер һәм Дан елы уңаеннан, "Ленинград блокадасына багышлана" дигән батырлык сәгате үтте. Ленинград блокадасында йөзләрчә мең Татарстанлы катнашкан. Ленинград блокадасы вакытында ленинградлылар ниләр кичергәне, Ладога күле аша салынган "тормыш юлы" һәм башкалар турында балалар игътибар белән тыңладылар. Алар һәлак булган ленинградлыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International