“Созвездие - Йолдызлык”

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Республикада иң популяр булган бәйге "Созвездие-Йолдызлык” ел саен меңләгән талантлы баланы җыеп , күп кенә балаларга эстрада сәнгатенең төрле жанрларында үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге бирде.  23 гыйнвар көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында «Созвездие – Йолдызлык – 2020» эстрада сәнгатенең XX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Бу сайлап алу турында Кызыл-Мишә мәдәният йортыннан  “Вокал”  һәм  "Вокаль ансамбльләр"    номинацияләрендә  Лилия  Шаһабиева һәм "Балачак" вокаль ансамбле чыгыш ясады.  Тамашачылар һәр катнашучыга көчле алкышлар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International