25 гыйнварда Россиядә «Студентлар көне» (Татьяна көне) билгеләп үтелә. Ул РФ Президентының 2005 елның 25 гыйнварындагы 76 номерлы Указы белән рәсми рәвештә билгеләнгән. Бу көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән «Студентлар көне» дип исемләнгән интернет-викторина үткәрделәр. Викторинадан соң «ТАИФ-НК АЗС» ҖЧҖенең ягулык-майлау материалларын сату буенча менеджеры Дилә Фәтхриева студентларны Россия студентлары көне белән котлады һәм барысына да «21-литр» акциясе буенча автомобильгә бер тапкыр ягулык салырга мөмкинлек бирүче купоннар өләште. Шулай ук «Студентлар көне белән котлыйбыз» дигән стенгазета чыгарылды.