“Созвездие-Йолдызлык-Саба-2020”

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

1 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-Саба-2020" эстрада сәнгате район фестиваленең зона сайлап алу турларына старт бирелде. Анда Шекше, Явлаштау, Мишәбаш, Иштуган, Иләбәр, Мичәнбаш, Кырбаш, Курсабаш, Түбән Утар, Шәмәрдән, Сәрдә авылларыннан килгән алтмыштан артык егет һәм кыз катнашты.  Алар "Конферанс", "Вокал", "Хореография" номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Яшь артистларны мәртәбәле жюри - Саба район мәдәният йорты белгечләре Э.И.Нурисламова, А. Н. Зарипова һәм Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы директоры Л. М. Ахсанова бәяләде. Һәр катнашучы үзенең җитәкчесе белән бергә, "Йолдызлык" ка тырышып әзерләнде һәм тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Беренче зона турын Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре  район мәдәният йорты белгечләре, авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары хезмәткәрләре белән берлектә оештырды һәм үткәрде. Әлеге чара ТАССР оешуына 100- ел тулуга, Саба районының 90-еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75-еллыгына багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International