Саба балалар сәнгать мәктәбендә хореография бүлегенең 5 нче сыйныф укучыларының классик бию буенча беренче чыгарылыш имтиханы узды.

2020 елның 26 гыйнвары, якшәмбе

25 гыйнвар көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә хореография бүлегенең 5 нче сыйныф укучыларының классик бию буенча беренче чыгарылыш имтиханы узды. Классик бию, уку дисциплинасы буларак, хореографиянең нигезе булып тора. 5 ел дәвамында балалар классика белән бик тырышып шөгыльләнделәр.  Балаларга фән җиңел бирелми, әмма шуңа да карамастан, укучылар тырышып эшләп ,яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Бүгенге көндә дә балет иң матур биюләрнең берсе булып кала. Чакырылган кунаклар, ата-аналар балаларның тырышлыгына сокландылар. Имтихан бер сулышта узды һәм барлык тамашачылар да бик канәгать калдылар .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International