“Минем Татарстаным” дип исемләнгән викторина

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

Быел – 2020 нче елда ТАССР оешуга 100 ел булуы билгеләп үтелә. Шул уңайдан 22 нче гыйнвар көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Минем Татарстаным” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Әлеге чарага Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары чакырулы иде. Балалар үзләренең Республикабыз турындагы белемнәрен сынадылар һәм Татарстанда яшәүләренә горурлануларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International