"Икшермә кадетлары" имтихан тапшырдылар

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

2020 елның 17 гыйнварында «Саба аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге тарафыннан «B», «С»категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар уздырылды. Имтиханны Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе кадетлары тапшырды. Имтиханга барлыгы 16 кеше кертелде, алар теоретик һәм практик имтиханнарны уңышлы тапшырдылар һәм тиздән тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары алачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International