Гәрәев Илнур Габделбәр улы истәлегенә багышланган традицион хоккей турниры

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның 12 гыйнварында Тимершык авыл шугалагында Гәрәев Илнур Гәбделбәр улы истәлегенә багышланган хоккей ярышы үткәрелде. Ярышта 5 команда катнашты. 1 нче призлы урынны Саба Ветераннар командасы, 2 нче призлы урынны Тимершык командасы, 3 призлы урынны Шәмәрдән хоккейчылары яулады. Җиңүчеләр кубок, грамота һәм акчалата бүләк белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International