Россиялеләрне 2020 елда сигез кыскартылган эш атнасы көтә, дип хәбәр итте РИА Новостига Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец.
Аның сүзләренә караганда, бу ял көннәренә туры килә торган эшләми торган бәйрәм көннәрен күчерүгә бәйле.
Расланган җитештерү календаре нигезендә, кыскартылган эш атналары россиялеләрне гыйнвар, февраль, март, апрель, май, июнь һәм ноябрь айларында көтә.
"2020 ел Яңа ел каникулларыннан соң ике көнлек эш атнасы белән башлана. Киләсе кыскартылган эш атнасы россиялеләрне февраль ахырында көтә. Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан февральнең соңгы атнасында дүрт эш көне булачак: 25-28 февраль", - диде Шковец.
Яз көне россиялеләрне күп ял көннәре көтә.
"Халыкара хатын-кызлар көне мартның икенче эш атнасын дүрт көнгә кадәр кыскартачак. Шулай ук 27 апрельдән 30 апрельгә кадәр яз һәм хезмәт көнен бәйрәм итү белән бәйле дүрт эш көне булачак. 4 гыйнвар - шимбә һәм 5 гыйнвар - якшәмбе ял көннәре күчерелүгә бәйле рәвештә,май аенда беренче эш атнасы нибары өч көн дәвам итәчәк: 6 майдан 8 майга кадәр. Шул ук вакытта киләсе май атнасы Җиңү көненә багышланган ял көннәре аркасында кыскартылачак",-дип аңлатты Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары.
Шкловец сөйләвенчә, җәен россиялеләрне 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле кыскартылган бер генә атна көтә. Көз көне Халык бердәмлеге көненә ял көне эш атнасын 2-3 ноябрь һәм 5-6 ноябрь эш көннәре итеп ике кисәккә "ватачак".