Кызыл-Мишә мәдәният йортында «Шатлык һәм көлке көртләрендә» дип исемләнгән уен программасы

2020 елның 7 гыйнвары, сишәмбе

Кыш җитү белән һәркемнең күңелендә бу ел фасылын күңелле һәм шатлыклы итеп үткәрү теләге туа. 4 январь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты  һәм китапханә хезмәткәрләре балаларны саф һавада узган «Шатлык һәм көлке көртләрендә» дип исемләнгән уен программасында катнашырга чакырдылар. Кыш бабай  һәм Кар кызы белән бергә балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, шулай ук рәхәтләнеп чанада шудылар. Бу чарада катнашучылар саф һавада уйнаган хәрәкәтле уеннардан һәм  аралашудан  бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International