2020 нче елның 5 нче гыйнварында “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Саба, Әгерҗе, Теләче районнарыннан, Казан, Киров, Волжск шәһәрләреннән спортчылар көч сынашты.
Ярыш 3 категориядә үтте:
“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар;
“В” категориясе – разрядлы спортчылар;
"С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар.
Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы кубогы” беренче этабының җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:
“А” категориясендә:
1 урын – Мөбәрәкшина Айгөл (Әгерҗе районы)
2 урын – Закиров Инсаф («Сабантуй» спорт мәктәбе
3 урын – Мөбәрәкшин Ринат (Әгерҗе районы).
“В” категориясендә:
1 урын- Кайсин Дмитрий (Киров шәһәре)
2 урын – Гарипов Руслан («Сабантуй» спорт мәктәбе)
3 урын – Кондаков Сергей (Казан шәһәре)
“С” категориясендә
1 урын – Ануфриев Арсений («Сабантуй» спорт мәктәбе)
2 урын – Блажин Станислав (Киров шәһәре)
3 урын- Басиров Алмаз ( Казан шәһәре)
Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм спортчыларыбызга яңа җиңүләр теләп калабыз!