Яңа ел - барыбызның да көтеп алган, яраткан бәйрәме

2020 елның 3 гыйнвары, җомга

Яңа ел - барыбызның да көтеп алган, яраткан бәйрәме. Әлеге бәйрәм уңаеннан, «30» декабрь көнне Эзмэ авыл жирлегенен Пүкәл авыл клубында «Балкый Яңа ел утлары!» дигән исем астында Балмаскарад узды. Бәйрәм тамашасы театраль күренеш белән башланып китте. Кыш бабай белән Кар кызы авылыбызда яңа өйләнешүчеләрне, яңа туган сабыйларны бүләкләгәннән соң, балмаскарад, күңелле уеннар, дәртле җыр-биюләр, кызыклы күренешләр белән дәвам итте. Тамаша бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмеп, яңа елга яңа дәрт алып таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International