«Хуш киләсең Яңа ел»

2019 елның 27 декабре, җомга

27 декабрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында 5-7 сыйныф укучылары өчен Чыршы бәйрәмнәре үткәрелде. Оештыручылар балаларга "Хуш киләсең Яңа ел"дип исемләнгән Яңа ел тамашасы әзерләделәр. Балалар сагынып көтеп алган кунакларын– Кыш бабай белән Кар кызын зур шатлык белән каршы алдылар. Балалар бәйрәмнәрдә үзешчән сәнгать номерларын тәкъдим иттеләр, конкурсларда катнаштылар, җырладылар, күңел ачтылар. Яңа ел чараларында катнашучыларның барысы да Кыш бабайдан баллы бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International