2019 елның 25 декабрендә «Татнефть-Арена» да төп Яңа ел бәйрәме узды. Саба районыннан 30 бала Президент чыршысында катнашты. Республика чыршысы-Татарстанда төп Яңа ел бәйрәме.
Балаларны котларга президент Рөстәм Минниханов та килгән иде. Тамашаның төп персонажлары әкият геройлары булды. Чара бик матур һәм күңелле узды. Балалар артистларның чыгышларын бик яратып тыңладылар һәм алар белән бергә җырладылар, биеделәр. Бәйрәм тәмамланганнан соң балаларга бүләкләр тапшырылды.