Хезмәтне саклау белгечләре өчен Бөтенроссия 2020 олимпиадасы

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы  Хезмәт,  мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Хезмәт министрлыгы һәм Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте 2020 елда хезмәтне саклау  белгечләре өчен  Бөтенроссия олимпиадасы үткәрә.  Катнашу бушлай.

 Олимпиаданың максаты - хезмәтне саклау буенча белгеч һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү. Аның  нәтиҗәләре нигезендә хезмәтне саклау  белгечләрнең рәсми реестры булдырылачак. Барлык белгечләр дә белем дәрәҗәсен раслаучы сертификатлар алачак.  Россиядә хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгечкә 100000 сум биреләчәк.  Һәр федераль округта иң яхшысы-50000 сум акча белән  бүләкләнеләчәк.

Әлеге чарада катнашу өчен хезмәтне саклауның төп сорауларын өйрәнеп, тест үтеп, 2019 елның 31 декабренә кадәр киләсе сайтта теркәлергә кирәк  (https://olimpiada.trudohrana.ru/).  Баллар суммасы һәм җавап вакыты рейтингтагы урынны билгелиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International