2019 нчы елның 23 декабрь көнендә Икшермә кадет мәктәбе базасында “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче кызлар һәм малайлар өчен яңа елга багышланган күңелле стартлар узды. “Туп йөртү”, “Сигезле”, “Тоннель” һ.б. эстафеталар үткәрелде. Ярышта катнашучы балалар бар яктан тырышлыкларын, осталыкларын күрсәттеләр, шулай ук командалар бик җитез һәм көчле иде. Уенда җиңүче һәм җиңелүче булган кебек, бу ярышта да 1 нче һәм 2 нче урын билгеләнде. “Баскетболисты” командасы 16 га 4 исәбе белән 1 нче урынга чыкты, “Утлы туп” командасы 2 нче урында калды.
Ярыш ахырында барлык уенда катнашучы балаларга Кыш бабай бүләге һәм командага грамота тапшырылды.