Саба балалар сәнгать мәктәбенең иртә эстетик үсеш төркемнәрендә шөгыльләнүче балаларның ачык дәресләре үтте.

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

24 декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә «Безнең уңышлар» исеме астында мәктәпкәчә әзерлек төркемнәрендә шөгыльләнүче балаларның ачык дәресләре үтте. Бу дәресләр уку елының беренче яртыеллыгы эшенә йомгак ясау, иҗади планнарны тормышка ашыру һәм казанышларны күрсәтү максатыннан үткәрелде.Рәсем сәнгате дәресләрендә балалар укытучылары Газизова Г. Р һәм Галиева Э. Р. белән бергә Яңа Ел открыткалары ясадылар; хор дәресләрендә әти-әниләргә яңа ел җырларын бүләк иттеләр; музыкаль сәләтләрен үстерү буенча үзләренең теоретик һәм практик белемнәрен күрсәттеләр. Аннан соң балалар хореография буенча үзләренең нәтиҗәләрен күрсәттеләр: хәрәкәт иттеләр, музыка астында биеделәр, хәрәкәтләрдә һәм пластикада музыка характерын, уен образын бирделәр, иң гади төзелешләр һәм үзгәртеп кору эшләрен башкардылар. Укытучы Гарипова Г.М. музыкаль - ритмик эшчәнлекнең төрле төрләрен оста итеп аралаштырды: музыкаль - ритмик уеннар, этюдлар, гимнастика кулланды.

Бүгенге чараның иң шатлыклы мизгеле-  Кыш бабайның бүләкләр белән килүе булды. Балаларның әти-әниләре педагогларга үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр һәм балаларның уңышларыннан канәгать калдылар. Ә без, үз чиратыбызда, нәни укучыларыбызга  киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International