Ел спортчысы-2019

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

18 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «Ел спортчысы-2019» тантаналы чарасы узды.

Узган ел спортта зур уңышларга ирешкән спортчыларны һәм аларның барысын да котлау тантанасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, статс-секретарь – Россия спорт министры урынбасары Надежда Ерастова, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, шулай ук Бөтенроссия спорт федерацияләре җитәкчеләре, танылган россия спортчылары һәм Олимпия чемпионнары катнашты.

Саба муниципаль районы данын Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Раис Нургали улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы, «Сабантуй «спорт мәктәбе» директоры Габдулманов Рамил Нурулла улы, «Олимп «спорт мәктәбе» директоры Хисамов Рифат Револевич, көрәш буенча тренер Ермолаев Илдар Хәйрулла улы һәм аның шәкерте Габдрахманов Инсаф Радик улы, стендка ату буенча тренер Алексеев Юрий Владимирович шәкертләре  Закиров Инсаф Илнар улы һәм Мингәрәев Камил Рамил улы белән яклады.

Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Раис Нургали улы ике номинациядә - «ГТО алдынгысы» һәм «Спорт резервын әзерләү һәм спортның база олимпия төрләрен үстерү буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы» номинацияләрендә (30-55 мең кеше яшәгән районнар арасында) бүләкләнде. Шулай ук Саба муниципаль районына ГТО күчмә байрагын тапшырдылар.

«Ел ачышы» номинациясендә стендка ату буенча спорт мастеры Батыршина Зилә Радик кызы бүләкләнде.

Районның спорт тормышына катнашы булган барлык кешеләрне котлыйбыз һәм сәламәтлек, уңышлар,иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International