"Илһамият" конкурсының гала концертында катнашу

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

7 декабрь көнне Казан Дәүләт мәдәният институтында "Илһамият" сүз һәм вокал сәнгатьләренең Халыкара конкурс-фестивале узды. Явлаштау мәдәният йорты каршындагы "Канәфер" фольклор коллективы һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы Ринат Шамилов "Сүз сәнгате" һәм "Вокал сәнгате" номинацияләре буенча чыгыш ясадылар. 8 декабрь көнне "Илһамият" конкурс-фестиваленең гала- концерты булды. "Сүз сәнгате" номинациясе буенча чыгыш ясаган "Канәфер" фольклор коллективы 3 дәрәҗә Диплом һәм махсус бүләккә, "Вокал сәнгате" буенча чыгыш ясаган Ринат Шамилов 1 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар. Җиңүчеләргә алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International