Саба муниципаль районының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Кичә, 16 декабрь көнне, Тимершык урта мәктәбе спорт залында, мини-футбол буенча ир-ат командалары арасында, Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының беренче лигасы  чемпионаты дәвам итте. Беренче уенда МПП ТКХ-ГИМНАЗИЯ командалары очрашты. Уен ГИМНАЗИЯ командасы файдасына 7-6 исәбе белән тәмамланды. Икенче уенда КИЛДЕБӘК командасы САБАГРО командасыннан көчлерәк булып чыкты 5-3. Бүген, 2019 нчы елның 17 нче декабрендә, Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Байлар Сабасы зонасының Югары лига уеннары дәвам итәчәк. Кызыклы очрашулар барышын карарга һәм командалар өчен җан атарга теләүчеләрне Килдебәк урта мәктәбенең спорт залына 18: 45 сәгатьтә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International