"Кар чанасы" операциясе уза

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

2019 елның 16 декабреннән 30 декабренә кадәрге чорда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгының 2019 елның 10 декабрендәге 01-05/290-пр номерлы боерыгы нигезендә "Кар чанасы-2019" профилактик операциясе уздырылачак.

 Операция гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында хәрәкәт итү өчен билгеләнмәгән кар чаналарын эксплуатацияләгәндә аларның техник торышы, хәрәкәт куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләрен үтәүне контрольдә тоту максатыннан үткәрелә. Тикшерүләр үткәргәндә:

- машиналарның (агрегатларның) теркәлү мәгълүматларына туры килүенә;

- машиналарны теркәү кагыйдәләре үтәлешенә;

- техник тикшерүне вакытында үткәрүгә;

- машина йөртүченең тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавына аерым игътибар биреләчәк.

"Кар чанасы" операциясе уздырылуга бәйле рәвештә, Саба муниципаль районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, район халкына үз милегендә булган моточараларны теркәү һәм аларга техник карау уздыру турында, шулай ук алар белән эш итү хокукына таныклык булдыру зарурилыгы турында искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International