Халыкара чәй көне.

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

15 декабрьдә Югары Шытсу авылы мәдәният йортында Халыкара чәй көненә багышланган “Чәйдә кунакта” дип аталган күңел ачу программасы оештырылды. Чәйнең төрле сортларыннан күргәзмә куелды. Программа “Чәй эчәбез бергәләп” җыры белән башланып китте. Чара барышында алып баручы чәй эчү традициясенең килеп чыгышы белән таныштырды, чәйнең файдалы үзлекләре турында сөйләде. “Дулкын”, “Фикердәш” клубы членнары җырлар, юмористик номерлар белән чыгыш ясадылар. Чара ахырында катнашучылар чәй өстәле артында чәй пешерү рецептлары белән бүлештеләр,  музыкаль конкурслар,биюләрдә актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International