Спортинг- компакт буенча ачык турнир - “Русская зима”.

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның  8 нче декабрь көнендә Песчаный бистәсенең ( Марий-Эл Республикасы) “Выстрел” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар да катнашты.

“А” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Садыков Салават 3 нче урынга чыкты.

“В” категориясендә Гарипов Руслан 2 нче урынга лаек булды.

“С” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Гарипова Алия  беренчелеккә чыгып, кубокка ия булды.

“Яшүсмерләр” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары үзләренең түбәндәге  уңышлары белән сөендерделәр:

2 урын – Ануфриев Арсений

3 урын –Апсалихов Рөстәм.

Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International