«Бер күрешү – үзе бер гомер»

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

9 декабрь көнне Сәрдә авыл клубы, Шекше авыл китапханәсе хезмәткәрләре һәм Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт программасы белән чыгыш ясадылар. «Бер күрешү – үзе бер гомер» дигән концерт программасы төрле жанрдагы музыкаль номерлардан, нәфис сүзләрдән, скетчтан һәм җырлардан торды. Залда бик җылы кабул итү булды, артистларны алкышлар белән каршы алдылар. Һәр башкарылган номер тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр калдырды, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте. Өлкән яшьтәге кешеләрнең шат йөзләре һәм аларны киләчәктә карау теләге чарада катнашучылар өчен иң зур бүләк булды. Мохтаҗ һәм ялгыз кешеләр турында кайгырту җәмгыять тормышының аерылгысыз өлеше булып тора һәм өлкән яшьтәге кешеләргә, алар инде берәүгә дә кирәк түгел, дип уйлап та тормастан, яшәү өметен бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International