"Дуслар җыелган җирдә"

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

      7 декабрь көнне Шекше мәдәният йортында Чулпан Габделганиева җитәкчелегендә, Балтач районының физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре һәм иҗатташ дуслары катнашында, "Дуслар җыелган җирдә" дип исемләнгән концерт үткәрелде.Чулпан-балачактан инвалид, коляскада утырып йөрүче кыз, бик нәзакәтле, әмма рухи яктан бик көчле кеше, РФ спорт мастеры, шагыйрә, Балтач районының "Фикердәш"инвалидлар клубы җитәкчесе һәм оештыручысы. Алар көче белән оештырылган әлеге концерт, Шекше авыл җирлегендә яшәүче балачактан инвалидлар һәм аларның әти-әниләре өчен ,чәй өстәле артына җыелып, күрше район кунаклары белән аралашу мөмкинлеге булсынга тудырылды. Концертта катнашучыларга һәм тамашачыларга Саба районы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе М.В. Галиуллин, Шекше авыл җирлеге башлыгы Р. Р. Хәйртдинов рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Шекше мәдәният йорты мөдире Л. Ә. Хисмәтова Чулпан Габделганиевага истәлекле бүләкһәм тамашачылар тарафыннан җыелган"шәфкатьлелек тартмасы" ннан акча тапшырды. Әлеге чара Шекше авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, җирлек башлыгы, Шекше авыл китапханәсе һәм Сәрдә авыл клубы мөдире белән берлектә уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International