5 декабрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат - йортына балаларның юл йорү кагыйдәләре турындагы белемнәрен арттыру , искә тошерү, күңелләрен күтәрү максатыннан театраль тамаша белән Казаннан халык театры һәм Саба районы ОГИБДД ОМВД булегеннән Насибуллин Ильнур Дамир улы һәм Ягафарова Гүзәл Назиф кызы кунакка килделәр.
Казан шәһәреннән килгән кунаклар “Клаксон” исемле тамашаларын экстремаль жәяүле Веснушка һәм Ирисканың балалар белән танышуларыннан башлап җибәрделәр. Алар балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча төрледән-төрле сорулар бирделәр, җырны таны уенын уйнаттылар. Тамашага Светофорның килүе балаларда зур кызыксыну уятты. Краксон исемле клоун тәрбияләнучеләр белән “Кубик” уенын уйнатты. Бу уенда балалар рэсемнәргә карап, юл билгеләрен тануларын, белүләрен исбатладылар. Уенда катнашу балаларга аеруча ошады.
Бәйрәбезне ямьләндереп, Татарстан Республикасы Саба районы ОГИБДД ОМВД булегеннән килгән Насибуллин Ильнур Дамир улы һәм Ягафарова Гүзәл Назиф кызы интернатта тәрбияләнүче һәрбер балага “Куркынычсыз юл” исемле китап бүләк иттеләр. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан уздырылган бу чара безнең балалар хәтерендә әле озак сакланыр. Безен балалар йортында тәрбияләнүче һәр бала бу тамашадан бик кәнагать калдылар.
Мондый чаралар бала тәрбияләудә иң яхшы алымнарның берсе булып тора.
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернатында Попечительләр советы утырылышы
2019 елның 4 нче декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатының актлар залында Попечительләр советының йомгаклау утырылышы узды.
Анда Попечительләр советы рәисе, ГБОУ ВО Казан ГМУ «Фармэксперт» РНИЦ җитәкчесе Садыйкова Р. Г., Саба муниципаль районының СЗ бүлеге башлыгы Хуҗин М. М., Югары Утар балалар йорты директоры Гәрәев И. Г., Саба районының Корсабаш авыл җирлеге башлыгы Гимадиев А. Р. һәм Саба районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге белгече Степанова А. Д. катнаштылар.
Көн тәртибендә интернатның 2019 елдагы эшчәнлеген, медицина реабилитация эшчәнлеген оештыру һәм уздыру, педагогик эшчәнлек турында хисап тыңланды, шулай ук 78 тәрбияләнүчегә бүләкләр алу турында фикер алыштылар.
Докладлар белән Югары Утар балалар йортының табиб-педиатры Целищева К. П. һәм өлкән тәрбияче Ибатуллина Л. Р. чыгыш ясадылар.