Саба муниципаль районының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты

4 декабрь 2019 ел., чәршәмбе

Кичә, 2019 нчы елның 4 нче декабрендә, Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында, Саба муниципаль районының Байлар Сабасы Югары лигасының ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты дәвам итте. Беренче уенда «Саба яшьләре» һәм «Сабагаз»командалары очрашты. 6: 2 исәбе белән «Сабагаз»командасы җиңде. Икенче уенда «Саба тәрәзәләре» һәм «Сатыш»командалары очрашты. 7: 3 исәбе белән «Саба тәрәзәләре»командасы җиңде. Өченче уенда «РЭС» һәм «Башкарма комитет» командалары очрашты. 11: 3 исәбе белән «РЭС»командасы җиңде. Бүген Тимершык урта мәктәбенең спорт залында Байлар Сабасы зонасының Беренче лига уеннары дәвам итә. Барлык футбол сөючеләрне Тимершык урта мәктәбенең спорт залына чакырабыз. Уеннар 18: 45 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International