Адыгеядә 22 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында стендка ату буенча Россия беренчелеге һәм Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Әлеге ярышларда тренерлары Батыршина Зилә Радик кызы җитәкчелегендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары да катнашты.
Ануфриев Арсений Алексей Кобзев һәм Камил Хәйруллин белән бер командада, 3 финалда Мәскәү командасын 6-0 исәбе белән отып, 3 нче урынны алды. Спортчыларны котлыйбыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз!