Шашка ярышы

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

   

  Инвалидлар декадасы уңаеннан, Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре, Яшьләр һәм спорт бүлеге, ТРның Саба районы иҗтимагый һәм Бөтен Россия инвалидлар жәмгыяте оешмасы белән берлектә, Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатта, Саба районының мөмкинлекләре чикле булган балалары очен шашка турниры уткәрделәр. Бу дусларча ярышта шашка белән мавыгучы барлык балалар да катнашты. Интеллектуаль осталыклары һәм яхшы фикерләү сәләтләре ярдәмендә үз көндәшләре белән көч сынашып, балалар шашка уенының төрле булуын һәм беренче караштан ук күренгәнчә җиңел булмавын күрсәтте. Балалар уенда  бик теләп катнаштылар. Ярыш жылы атмосферада үтте.

Бәйрәм ахырында һәр катнашучыга акчалата буләкләр, истәлекле дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International