Олы Нырты авыл җирлегендә халык җыеннары

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Олы Нырты авыл җирлегендә 2020 елда гражданнарның үзара салым һәм әлеге акчаларны куллану мәсьәләсе буенча халык җыеннары уза. Әйтик, Чәбия Чурчы авылында яшәүчеләр җирләү урыннарын карап тотуга, Урта Нырты авылында яшәүчеләр урам челтәре юлларын ремонтлауга, ә Олы Нырты авылында яшәүчеләр җыелган акчаны урам челтәре юлларын ремонтлауга һәм җирләү урыннарын карап тотуга тотарга карар чыгаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International