Павел Колобков тренерларга, спортчыларга һәм спорт тармагы белгечләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

"Без бүген спортны үстерүгә, эре халыкара спорт чараларын уздыруга зур өлеш керткән кешеләрне бүләклибез, – диде Павел Колобков. – Россия бар иде, бар һәм ул дөньяның алдынгы спорт державаларының берсе булачак. Соңгы елларда спортчыларыбызның чыгышы бездә спортның күп кенә төрләре актив үсеш алуы турында сөйли. Быел спорт гимнастикасы, нәфис гимнастика, йөзү, синхрон йөзү, фехтование, спорт көрәше буенча җыелма командалар чыгыш ясавын билгеләп үтәсем килә. Безнең спорт федерацияләренең күбесе үз спорт төрләрендә лидер булып тора. Һәм бу залда утыручыларның өлеше зур".

Павел Колобков кунакларны дәүләт бүләкләре белән котлады һәм нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Россия Федерациясе Президенты указлары белән бүләкләнде

Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы «Россия җыелма командаларын спорт әзерлеге үзәге " ФДБУнең паралимпия спорт төрләре буенча Россия Федерациясе спорт җыелма командасы тренеры Миңнегулов Руслан Рөстәм улына тапшырылды»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International