11 нче ноябрь-Кәгазь хатлар язу көне, бу уңайдан Өч Нарат авыл клубында " Хатлар яздым утырып..."дип исемләнгән чара оештырылды. Анда хатлар турында әңгәмә үткәрелде. Аннары һәркем үзенең күптәнге танышларына һәм якыннарына хат язды. Бернинди электрон аралашу да җылылык һәм ихласлылыкны чын кәгазь хаттагы кебек җиткерә алмый.