"Без барыбыз да төрле, әмма без бергә»дип исемләнгән танып-белү уен сәгате

2019 елның 6 ноябре, чәршәмбе

    5 ноябрь көнне, Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан, «Без барыбыз да төрле, әмма без бергә»дип исемләнгән танып-белү-уен сәгате оештырылды. Китапханәче балаларга " Толерантлык” сүзе нәрсә анлатканлыгы хакында сөйләде , күргәзмә буклет, матбугат мәкаләләре белән таныштырды. Мәдәният йорты мөдире балалар өчен  уен үткәрде, аның барышында балалар үзләренең иптәшләренең  иң яхшы сыйфатларын санадылар, яхшы сыйфатлар турында узара фикер алыштылар. Шулай ук, чара барышында  толерантлык символы булган ромашка чәчәген ясадылар һәм һәр бала һәр чәчәк таҗына бердәмлек, туганлыкны белдерүче сүзләр  яздылар. Язылган сүзләрдән чыгып,без күпмилләтле илдә яшибез һәм бер-беребезгә карата дустанә мөнәсәбәттә булырга тиеш, хөрмәт, үзара аңлашу һәм түземлелек кенә дөньяны саклап калачагын истә тотарга тиеш дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International