27 октябрь көнне, Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә, «Бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты»на йомгак ясалды. Турнир Бердәм яшь төркемендә ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда узды. Саба муниципаль районы спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Шулай итеп Иващенко Ольга парлы разрядта алтын медаль, ә Галиәхмәтова Регина бронза медаль яулады.
Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!