Китаплар иленә сәяхәт

2019 елның 25 октябре, җомга

Сатыш авыл китапханәсенә «Кояшкай» балалар бакчасы балалары кунакка килделәр, китапханәче балаларны җылы каршы алды һәм китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим итте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар зур кызыксыну һәм сокланулы карашлар белән китапханәче сөйләвен тыңладылар. Ул балаларны китап, журналлар коллекциясе белән таныштырды, китаплар белән дөрес эш итү, китапларны ничек сайларга, абонемент һәм уку залында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар китапханәдә китапларның нинди кагыйдә буенча урнашуларын белделәр. Шулай ук балалар өчен төрле биремнәр һәм табышмаклар әзерләнде, китапханә эше һәм китаплар турында сөйләнде, балалар «китапханә»,« уку залы», «абонемент», «китап фонды», «формуляр» төшенчәләре белән таныштылар. Балалар китап дөньясына керделәр, формасы һәм күләме буенча гадәти булмаган матур китаплар белән таныштылар. Балаларда бу экскурсия бик нык тәэсир калдырды. Китапханәдән балаларның китәсе дә килмәде,  алар китапханәгә әти-әниләре белән килергә теләк белдерделәр. Бу чарада катнашу барысына да бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International