24 октябрь көнне Район китапханәсе каршында эшләп килүче “Сөембикә” клубы хатын-кызлары өчен “Тәмле ризыклар җырчысы” дип исемләнгән әдәби-сәламәтлек сәгате үткәрелде. Китап күргәзмәсе янында җурналист, шагыйрә, язучы Венера Мәҗитованың тормышы, иҗаты белән таныштырылды һәм “Өй ашлары”, “Домашние рецепты”, “Хуҗабикә” китаплары тәкъдим ителде. Китап укучыларыбыз Латипова Сәлимә апа, Мостафина Фәһимә апалар язучының “Көндәш”, “Биана” хикәяләренең эчтәлеген сөйләделәр. Очрашуыбыз “Өй ашлары” китабындагы рецептлар буенча пешерелгән тәм-томнардан авыз итеп чәй эчү белән тәмамланды.