« Сәламәт булсаң - бай буласың» әңгәмә

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

 24 нче октябрь көнне, Сатыш авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, « Сәламәт булсаң - бай буласың» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Чараның төп максаты-балаларда һәм яшьләрдә тормышка һәм үз сәламәтлегенә уңай мөнәсәбәт формалаштыру. Укучылар спорт уеннарында  һәм физкультминуткада актив катнаштылар, спорт турында викторина сорауларына җавап бирделәр, чыныгу, витаминнар һәм физик күнегүләрнең файдасы турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат  тупладылар.  Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Чара ахырында  рәсем конкурсы оештырылды.Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International