Саба балалар сәнгать мәктәбендә мастер-класслар үткәрелде

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

23 октябрь көнне “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә” мәдәният хезмәткәрләре өчен «Уен технологиясе -балалар эшчәнлегендә алдынгы технология» һәм «Татар этник төркемнәренең традицион бию сәнгате" дигән темалар буенча мастер-класслар үткәрелде.

Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, беренче квалификацион категорияле укытучы Ярмөхәммәтова Г. З. хәтерне, игътибарны үстерү буенча  уен технологияләре, баш мие ярымшарларын синхронизацияләү өчен күнегүләр кулланып  балаларның, өлкәннәрнең ялын кызыклы  оештыру формаларын күрсәтте. Мастер-класста күрсәтелгән уеннар аша катнашучылар төрле яшьтәге  аудиториянең күңелен һәм игътибарларын ничек тупларга кирәклеген ачыкладылар.

Хореография буенча мастер-классны  югары квалификацион категорияле укытучы, «Яшьлек» халык бию коллективы җитәкчесе Мөбәрәкҗанова А.З. үткәрде.

         Мастер-классның беренче өлешендә катнашучылар татарларның этнографик һәм этнотерриториаль төркемнәре, аларның килеп чыгу тарихы, дине, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштылар. Мастер-классның икенче практик өлешендә укытучы Мөбарәкҗанова А.З. мәдәният хезмәткәрләре белән Казан, Әстерхан, Оренбург, Свердловск, мишәр, керәшен, Кырым, Самара татарлары биюләренә  хас хәрәкәт һәм комбинацияләрен өйрәтте.

         Әлеге чарага  йомгак ясап, мастер-класста катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.Үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларның белемнәре, мәдәният хезмәткәрләренә көндәлек мәдәни эшчәнлекләрендә кирәкле мәгълумат булгандыр дип ышанып калабыз. Киләчәктә дә мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәктер дип саныйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International