Без шундый төрле, әмма безне берләштерә торган мизгелләр бар. Мәсәлән, без барыбыз да – кулланучылар. Көн саен без азык-төлек, көнкүреш әйберләре сатып алабыз һәм сату-алу хокук мөнәсәбәтләренә керәбез. Мәсәлән,яңа телефон, телевизор яки тун сатып алдык, ә алар сыйфатсыз булып чыкты,ди. Мондый очракта кибет акчаны кире кайтарудан яки товарны алыштырудан баш тарта. Күпләр, андый хәлгә эләгеп, нәрсә эшләргә, кая мөрәҗәгать итәргә, ничек дөрес итеп шикаять язарга кирәклеген белми. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны киң колачлы пропагандалауны тәэмин итү, кулланучылар мәгарифе мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан чыгып, гражданнарны даими рәвештә кабул итү зарур.
2019 елның 10 октябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы (алга таба – территориаль органы) ,Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов йөзендә, Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында яшәүчеләр өчен күчмә кабул итү уздырды.
Кабул итү барышында гражданнарга «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.
Товар җитештерүчеләр һәм сатучыларның күбесе, дөрес төзелгән дәгъваларны күргәч, эшне судка кадәр җиткермәскә тырышалар һәм кулланучыларның законлы таләпләрен канәгатьләндерәләр.