Тимершык авылы җирлеге буенча төрле дәрәҗәдәге төзелеш эшләре дәвам итә. Тимершык авылының Ленин, Ак Чишмә урамнарына 800 м озынлыктагы юл ремонты ясалды. Сөт бизнес-академиясе каршында машиналар кую урыны зурайтылды. Шулай ук Кызыл-Мишә авылында Мишә елгасы аша яңа күпер салу эше дәвам итә.